ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Роман Шәйхетдинов киңәшмә башында су спорт төрләре буенча чемпионат вакытында өлкә хезмәткәрләре күрсәткән осталыгын билгеләде.
Киңәшмә кысаларында “Халык контроле” системасында элемтә операторлары белән бәйле гаризаларга игътибар юнәлтелде. Уңай хәл ителгән гаризалар арасында “Ростелеком” оешмасы, мотивлаштырылган кире кагу статусы “Вымпелком” оешмасына кагылышлы гаризалар күп.
Шулай ук киңәшмә кысаларында Роман Шәйхетдинов мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге яңа җитәкчеләр белән таныштырды.