Татьяна Камалетдинова «МТС мобиль академиясе» проекты матбугат-конференциясендә катнашты

2015 елның 11 сентябре, җомга

Бүген казан ИТ-паркында “МТС мобиль академиясе” проекты буенча матбугат-конференциясе узды. Әлеге проект өлкән яшьтәге кешеләрне мобиль җиһазлар һәм интернет белән кулланырга өйрәтүгә юнәлгән. Проект МТС һәм “Буыннар элемтәсе” хәйрия фонды тарафыннан ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР хезмәт, эш белән бәүмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР буенча Россиянең пенсия фонды бүлеге ярдәмендә оештырыла.

Матбугат конференциясендә  Татарстандагы МТС оешмасының директоры Марат Шакиров, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна камалетдинова, Россиякүләм юстиция дәүләт университетының Казан институты директоры Ирина Петрунина һәм “Россиянең пенсионерлар берлеге” оешмасының Татарстан буенча идарә рәисе Любовь Мишина катнашты.

“23-25 август көннәрендә Казанда пенсионерлар арасында V россиякүләм компьютерлар белеме буенча чемпионат узды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча өлкән буын арасында компьютер белергә өйрәнү ихтыяҗы зур икәне ачыкланды. Заман технологияләрен истә тотып, чемпионатта катнашучылар планшет, смартфон кебек җиһазлар белән кулланырга теләкләрен белдерделәр.”, - дип белдерде Татьяна Камалетдинова.

«Мобильная академия» курслары МТСның “Элемтәләр буыннарны тоташтыра” социаль проекты кысаларында тормышка ашырылачак. Укыту Россиякүләм юстиция дәүләт университетының Казан институтында (Казан шәһәре, Карбышев урамы, 5А йорты) уздырылачак.

Курслар турында тулырак мәгълүматны эш көннәрендә сәгать 8.00-17.00гә кадәр 8(843)298-65-85 телефон номеры аша белеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International