ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 15-16 сентябрь көннәрендә Казанда а Россия - Словения Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия XII утырышын үткәреләчәк.

14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының онкологик чирләр диагностикалау лабораториясе төркеме белән очрашты. Университет Чистайның “Вектор” радиокомпаниясе белән партнерлыкта 2014 елдан фәнни-техник текшеренүләр башкара. Әлеге тикшеренүләр туберкулез һәм үпкәләрнең онкологик чирләренең төрле формаларын диагностикалауга юнәлгән.

Технопарк ИТ-паркның Бизнес-инкубаторына яңа резидентлар сайланып алынды: “Стройкап”, “Виртуаль хирург” һәмНебо (Frescy)”.


11
сентябрь, 2015 ел
җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

Бүген казан ИТ-паркында “МТС мобиль академиясе” проекты буенча матбугат-конференциясе узды. Әлеге проект өлкән яшьтәге кешеләрне мобиль җиһазлар һәм интернет белән кулланырга өйрәтүгә юнәлгән. Проект МТС һәм “Буыннар элемтәсе” хәйрия фонды тарафыннан ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР хезмәт, эш белән бәүмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР буенча Россиянең пенсия фонды бүлеге ярдәмендә оештырыла.

Сентябрь аеннан IT-Чемпион бәйгесе кысаларында өлкәннәр дә катнаша ала. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы балигъ булган гражданнар арасында яңа номинация тәкъдим итә.

2015 елның 7 сентябрендә табибка электрон рәвештә язылу буенча иң югары күрсәткеч теркәлгән – 26 161 язылу. Табибка электрон рәвештә ТР дәүләт хезмәтләр порталы аша 8 137 язылу башкарылган, терминаллар аша – 8544 язылу, “Электрон Татарстан” информатлары аша – 25 язылу, IOS өчен мобиль кушымта аша – 115 язылу, Android өчен мобиль кушымта аша – 301 язылу, 9039 язылу дәваланучы табиб тарафыннан башкарылган.

Бүгенге көнгә “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы” мәгълүмати системасында 6 994 сигнал карталары кертелгән, хисапка 4 212 гаиләдә 8 042 балигъ булмаган балалар исәпкә алынган.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2011 елдан башлап Татарстанда чыбыклы элемтә линияләрен җир астына күчерү эшләре алып барыла. Әлеге чара республика буенча 50 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләргә карый: Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмтә, Алабуга, Лениногорск һәм Чистай. Чарада 25ләп элемтә оешмасы эшли.

КФУның математика һәм мәгълүмати технологияләр институты һәм ИТИС югары мәктәбе студентлары белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International