Технопарк ИТ-паркның Бизнес-инкубаторына яңа резидентлар сайланып алынды: “Стройкап”, “Виртуаль хирург” һәм “Небо (Frescy)”.
12-13 сентябрь көннәрендә казан ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 19нчы стартаплар сайлап алуе узды. Конкуренция зур иде: 70 гариза арасыннан экспертлар 27 сайлап алды, сайлап алу кысаларында 8 команда билгеләнде, нәтиҗәдә бары тик 3 проект кына резидент статусына ия булды.