Иннополис Университеты лабораториясе эш нәтиҗәсен Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының онкологик чирләр диагностикалау лабораториясе төркеме белән очрашты. Университет Чистайның “Вектор” радиокомпаниясе белән партнерлыкта 2014 елдан фәнни-техник текшеренүләр башкара. Әлеге тикшеренүләр туберкулез һәм үпкәләрнең онкологик чирләренең төрле формаларын диагностикалауга юнәлгән.

Фәнни эшләр белән Иннополис университеты докторы Самир Белхаури җитәкчелек итә, ул 280 фәнни оемалар авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International