2016 елның 7-10 июнь көннәрендә Иннополиста Россиядә электроника буенча иң эре конференция узачак.
23-24 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Класстерлар үсеше өчен хезмәттәшлек” халыкара фәнни-практик конференция узачак.
23 апрель татар теле һәм әдәбияты буенча "И туган тел, и матур тел" дип аталган дөньякүләм онлайн контроль эш уздырылды.
25 апрель ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов информатика буенча халыкара олимпиадага (IOI-2016) әзерләнү буенча киңәшмә үткәрде.
23 апрель Казанның “Төзүче” спорт комплексында дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды.
Бүген тантаналы рәвештә Иннополиста партнерлар дивары ачылды.Тантаналы чарада РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтәминистры Николай Никифоров, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башка кунаклар булды.
Ел саен Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР элемтә операторлары белән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугыш кыры ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына күрсәтелә торган льготалы категорияләргә тиң гражданнарга элемтә хезмәтенә ташламалар бирә.
2016 елның 21 апрелендә ИТ-паркта “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмати системасы буенча региональ тьюторларның чираттагы киңәшмәсе узды.
Бүген ИТ-паркта Словения Республикасы Икътисади үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек булды.
Партнерлар диварын тантаналы рәвештә ачу РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов, “Иннополис” икътисади зонасы генераль директоры Игорь Носов, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башка кунаклар катнашында узачак.