I татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм онлайн контроль эшендә 10000 кеше катнашкан

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

23 апрель татар теле һәм әдәбияты буенча "И туган тел, и матур тел" дип аталган дөньякүләм онлайн контроль эш уздырылды.

"Һәр халык кайчан да булса үзенең Шагыйрен тудыра, аңа халыкның җаны һәм даһилыгы хас була. Татар халкы өчен мондый Шагыйрь булып Тукай тора. 2016 ел - Тукай тууына 130 ел. Дөньякүләм контроль эш аның хөрмәтенә багышланып уздырыла", - диелә әлеге чараны оештыручылар мөрәҗәгатендә.

Белемне тикшереп карау һәм татар теле буенча бөтендөнья контроль эштә катнашу өчен http://tattest.ru/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк иде. Барлыгы сайтта 10226 кеше теркәлгән. Контроль эшен вакытында 7289 кеше биреп өлгерә.

Биремнәр 35 сораудан тора, алар татар телен, Тукай тормышын һәм иҗатын белү дәрәҗәсен тикшереп карау мөмкинлеге бирә. Контроль эшне яза башлаганчы, сынау рәвешендәге тестларны үтәү мөмкинлеге каралган. Сынауны уңышлы узгач, сертификат бирелә.

Татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, татар әдәбияты кафедрасы, гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы, КФУның мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбе медиакоммуникацияләр лабораториясе ярдәмендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International