23 апрель Казанның “Төзүче” спорт комплексында дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре 1/8 финалда ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы белән ярышты.
Нәтиҗәдә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы җиңү яулады. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы җанатарларына рәхмәт белдерә.