Киләчәккә инвестицияләр: Иннополис Университеты партнерлар диварын ачты

2016 елның 22 апреле, җомга

Бүген тантаналы рәвештә Иннополиста партнерлар дивары ачылды.Тантаналы чарада РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтәминистры Николай Никифоров, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башка кунаклар булды.

Партнерлар дивары агач һәм таш табличкалардан җыелган бер панель булачак. Аларның 20се билгеле компанияләргә багышланган: ICL компанияләр группасы, ВТБ Банк, Инфоматика, “Корпоративные информационные рутины”, МегаФон, МТС, MAYKOR, Практика, РУСЭНЕРГОРЕСУРС, АК БАРС Банк, “Фонд Перспективных Исследований”, Центр-Сервис, Acronis, Parallels һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International