Бүген ИТ-паркта электрон мәгариф буенча региональ тьюторлар киңәшмәсе үтте

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 21 апрелендә ИТ-паркта “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмати системасы буенча региональ тьюторларның чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады. Ул өстәмә мәгариф оешмаларында керү-чыгү буенча электрон хисап һәм порталның начар күрүчеләр өчен версиясе булдырылачак турында сөйләде.

Шулай ук киңәшмәдә “Контингент” федераль проекты белән интеграция сораулары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International