Бүген ИТ-паркта Словения Республикасы Икътисади үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек булды.
Моңа кадәр Словения делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан һәм Словения арасындагы перспектив хезмәттәшлек турында сөйләшкән иде.
ИТ-паркта кунакты ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов каршы алды. Ул Татарстанда электрон хезмәтләр порталы 2010 елдан бирле тормышка ашыру турында сөйләде. Бүгенге көндә Портал аша 230 электрон хезмәт белән кулланып була.