Иннополис Университеты партнерларының исемнәрен мәңгеләштерергә булды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Партнерлар диварын тантаналы рәвештә ачу РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтәминистры Николай Никифоров, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов, “Иннополис” икътисади зонасы генераль директоры Игорь Носов, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башка кунаклар катнашында узачак.

Партнерлар дивары агач һәм таш табличкалардан җыелган бер панель булачак. Аларның 20се билгеле компанияләргә багышланган: ICL компанияләр группасы, ВТБ Банк, Инфоматика, “Корпоративные информационные рутины”, МегаФон, МТС, MAYKOR, Практика, РУСЭНЕРГОРЕСУРС, АК БАРС Банк, “Фонд Перспективных Исследований”, Центр-Сервис, Acronis, Parallels һәм башкалар.

Әлеге чара 2016 елның 22 апрелендә Иннополис шәһәре, Университет урамы, 1 йорт адресы буенча булачак. Чарага кадәр ИТ-парктан трансфер булачак (сәгать 14:10да).

ММЧ аккредитациясе өчен:

Тимур Фазуллин

PR-менеджер Университета Иннополис Университеты пиар-белгече

t.fazullin@innopolis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International