25 апрель ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов информатика буенча халыкара олимпиадага (IOI-2016) әзерләнү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә КФУ, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП вәкилләре катнашты.
Киңәшмщдә олимпиаданы оештыру сораулары турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерәбез, информатика буенча халыкара олимпиада Казанда 11-19 август көннәрендә узачак. Чарада 80 артык ил вәкилләре җыелачак.