Элемтә операторлары Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган бәйрәм акцияләрен башлый

2016 елның 22 апреле, җомга

Ел саен Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР элемтә операторлары белән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугыш кыры ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына күрсәтелә торган льготалы категорияләргә тиң гражданнарга элемтә хезмәтенә ташламалар бирә.

2016 елның елның апрель-май айларында Бөек Ватан сугышында җиңүгә 71 ел тулуга түбәндәге чаралар планлаштырылган:

 «Таттелеком» элемтә операторы:

2016 елның 9 маенда сугыш ветераннары һәм инвалидларга:

  • 71 минут бер зона эчендәге бушлай телефон тоташтырулар;
  • Теләсә кайсы ноктага бушлай эчке телеграмм юллау мөмкинлеге бирә.

«Ростелеком» элемтә операторы:

2016 елның 25 апреленнән 10 майга кадәр Бөек Ватан Сугышы ветераннары һәм инвалидларына тәкъдим ителә:

- фатир телефоннарыннан автоматик рәвештә яки телефонист ярдәмендә шәһәр эчендә, халыкара телефон тоташтырулар (юнәлешләр: Украина, Беларусь, Молдова, Казахстан, Үзбәкистан, Таҗикистан, Кыргызстан, Төркмәнистан, Әзербәйҗән, Армения, Грузия, Абхазия, Төньяк Осетия, Литва, Эстония). Гөмүм сөйләшүләрнең дәвамы һәр календарь аенда 100 минутка кадәр.

«ВымпелКом»:

2016 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары өчен шәһәрара һәм халыкара 75 минут бушлай тоташтыру.

«Т2 Мобайл»:

2016 елның 9 маенда Җиңү көне белән котлап sms рассылка юллау.

«Почта России» филиалы - «Татарстан почтасы»:

  • Ветераннарга өйдә почта хезмәтләрен күрсәтү;
  • Вакытлыча язма басмаларга льготалы язылу мөмкинлеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International