Бүген Казан ИТ-паркында инвалид коляскасындагы кызлар арасында «Мисс мира-2013» титулын алучы, РФ Хакимияте каршындагы социаль өлкә сораулары буенча совет вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Ксения Безуглова чыгыш ясады.
Бүген Мәскәүдә икенче тапкыр «Россиянең милли квалификацияләр системасы» Бөтенроссия форумы уза. Форум эшчәнлегендә РФ хөкүмәт вәкилләре катнаша.
6 ел дәвамында ТР дәүләт хезмәтләр контакт-үзәге һәр көнне республика яшәүчеләренә дәүләт хезмәтләр алу буенча консультацион ярдәм күрсәтә. Ай саен контакт-үзәк хезмәткәрләре уртача 40 мең мөрәҗәгать кабул итә.
6 декабрь Иннополис Университеты һәм Мәскәү политехник университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм Мәскәү политехник университеты ректоры Андрей Николаенко имзалады. Имзалау ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында булды.
“Мобиль робототехника” номинациясендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов - Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумы студентлары.
Яңа ел алдыннан Казанда шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырган “Кыш Бабайга хат” дигән традицион хәйрия чарасы старт алды.
30 ноябрьдә Швециядә Гетеборг шәһәрендә EuroSkills 2016 чемпионаты ачылды. Ачылышта Татарстан вәкиләре дә катнашты, алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәс социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында күпфункциональ үзәкләргә бизнес өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен язылу мөмкинлеге булдырылды..
1-11 декабрьдә Бөтенроссиякүләм язылу декадасы узачак. Декада кысаларында барлык Россия Почтасы бүлекләрен, шулай ук сайтта газеталарга һәм журналларга ташламалар белән язылып булачак.
«Хокук актлары проектлары буенча җәмәгать фикере» сервисында ике яңа закон проекты өстәлде.