ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Казан шәһәренең Совет районы мәгариф бүлеге хезмәткәренә язылу» сервисы булдырылды. Мәгариф бүлеге Шуртыгин урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан. Язылу балалар бакчасына язылу буенча барлыкка килгән сорауларны хәл итү өчен эшләнелгән.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Яшел Үзәндә Россия өчен униаль булган «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» инновацион проекты гамәлгә ашырыла.  Кичә 7 меңенче бирелде.

Татарстан халыкка электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

 «Халык инспекторы» яңартылган кушымтасында юл кагыйдәләрен бозу турында яңа категорияләр өстәлде.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы узды. Утырышда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та чыгыш ясады.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Kazan Startup Weekend ачылышында Татарстанда эшмәкәрләр потенциалын ачуда ярдәм итүче система булдырылды, дип белдерде. Тантаналы ачылыш бүген Казан ИТ-паркында булды.

Кичә Иннополис шәһәре халкы яңа мэр сайлады. Бу вазифага моңа кадәр биредә шәһәр хакимиятенең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булган Руслан Шаһалиев сайланды.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы елларда “Парклар һәм скверлар” республикакүләм программасында Казанда һәм Татарстанның төрле торак пунктларында  парклар һәм скверлар яхшыртыла башлады.

Бүген Мәскәүдә Федераль укыту-методик берләшмәсенең Бөтенроссия урта һөнәри мәгариф  форумы башланды. Форумда берләшмәнең җитәкчеләре чыгыш ясады, өлкәнең проблемалары һәм мәсьәләләре турында фикер алышу узды. Татарстан Республикасыннан форумда ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм региональара компетенцияләр үзәгенең укыту үзәге җитәкчесе Дамира Рамазанова катнашты.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Федераль университетының Алабуга институтында “Татарстан Республикасы архив эше актуаль проблемалары” темасына семинар-киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International