ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Иң яхшы мәктәп проектлары күргәзмәсе Kazan Startup Weekend чарасы кысаларында узачак. Мәктәп күргәзмәсен РФ мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк һәм Мәктәп бизнес-инкубаторы оештыра.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр порталында “Халык контроле” сервисы яңартылды. Хәзер гаризәләрне номер һәм текст буенча табып була, шулай ух шәхси кабинеттан да эзләп була.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советы утырышы уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та чыгыш ясады.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән (2016  елның 20-21 ноябре) Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко килде. Ул инде Иннополиста булып өлгергән иде. Татарстанда мәгълүмати технологияләр үсеше белән танышу нияте белән бүген ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрүендә Казан ИТ-паркында булды.


20
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко Татарстанга сәфәре кысаларында Иннополис шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрендә булды. Сахалин өлкәсе губернаторы белән бергәТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та йөрде. Иннополис шәһерендәге Попов исемендәге технопарк, Иннополис Университеты, югары уку йортының спорт комплексы белән танышты.


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстанда 2016 елның 9 аенда 57 миллионнан артык электрон хезмәтләр күрсәтелгән. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “2016 елның 9 аенда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү турында”гы докладын видеоконференция режимында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән республика киңәшмәсендә тәкъдим итте.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

«Бизнес класс» программасын тәмамлаучыларга бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Саклык банкы" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) төбәгендә Google компаниясенең стратегик партнерларык буенча президенты Карло Бьондо дипломнар тапшырдылар. 

«Татарстан Республикасы рәсми порталы» мәгълүмати системасында кысаларында ТР Конституцион суды аппараты һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР Конституцион судына электрон рәвештә мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеген булдырды.

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia  «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты ачылышында катнашты.


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia  «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты башланды. Чемпионат ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International