2017 елда россиялеләр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланган вакытта федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләгән вакытта ташлама алачак. Башкарма хакимият органнарының өчтән беренә түләүләр күләмен 30 процентка төшерү хокукы бирелә. Әлеге уңайдан Салым кодексына төзәтмәләрне РФ Дәүләт Думасы хуплаган инде.
Олимпиадада Россия һәм якын көнчыгыш илләреннән 7-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
2016 елның 17 ноябрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты башланачак.
Быел Татарстанда 100 меңнән күбрәк кеше iOS һәм Android операцион системаларга “Татарстан хезмәтләре” кушымтасының яңартылган версиясен йөкләгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырга күбрәк. Моның хакында “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Бүген Казанда "Татмедиа"нең "#2017 елга язылу бүләк ит" акциясе узды. Казанда әлеге оешманың бинасында теләгән барлык кеше вакытлы матбугатка языла һәм бүләк итеп яздырта алды.
Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә ТР Премьер-министры «Мәктәп экопатруле» хәрәкәтенең иң уяу яшьләрен бүләкләде. Яшь экологлар оештыру комитеты адресына табигатьне саклау кануннарын бозуны раслаган 5 меңнән артык фотодәлил юллаган.
«Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасының яңартылулары чыкты. Әлеге кушымта аша мәктәп укучылары ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тиешсез урыннарда яткан чүплекләр турында гына түгел, ә җиргә аккан сулар турында да хәбәр итә ала.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Поралында uslugi.tatarstan.ru пенсионерларның җәмәгать транспортында йөрүгә айлык акча түләвен алу хезмәте камильләштерелде.
16 ноябрь сәгать 12дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрү темасына багышлана.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш сәфәре белән Югары Ослан муниципаль районында булды. Сәфәр программасында төрле оешмаларда булу һәм районның 86 еллыгына багышланган чараларда катнашу иде.