Бүген Казанда "Татмедиа"нең "#2017 елга язылу бүләк ит" акциясе узды. Казанда әлеге оешманың бинасында теләгән барлык кеше вакытлы матбугатка языла һәм бүләк итеп яздырта алды.
Акциядә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясе кунагы булган ТР Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Ведомство башлыгы Татарстанның Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына "Чаян" журналын яздырды.
"Министрлык әлеге йортта яшәүчеләр тормышы белән кызыксынып тора. IT-park шулай ук аларга кулыннан килгәнчә булыша. Тиздән без анда Wi-Fi тоташтырачакбыз. Анда өлкән яшьтәге кешеләр яшәсә дә алар әле актив һәм энергияле, кызыксынучанн. "Чаян" журналлары чынлап та алар өчен Яңа ел бүләге булыр", – дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.