Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш сәфәре белән Югары Ослан муниципаль районында булды. Сәфәр программасында төрле оешмаларда булу һәм районның 86 еллыгына багышланган чараларда катнашу иде.
Югары Осланда министр «Вельветте Марин» ААҖ катерлар җитештерүче заводта булды. Аннары “Югары Ослан районының үткәне һәм киләчеге” күргәзмәсен карады.