2017 елда электрон рәвештә дәүләт хезмәтләренннән файдаланучылар 30 процент ташлама алачак

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елда россиялеләр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланган вакытта федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләгән вакытта ташлама алачак. Башкарма хакимият органнарының өчтән беренә түләүләр күләмен 30 процентка төшерү хокукы бирелә. Әлеге уңайдан Салым кодексына төзәтмәләрне РФ Дәүләт Думасы хуплаган инде. 

Халык арасында аеруча попула саналган чит ил паспортын рәсмиләштерү яки автомобильне исәпкә кую кебек хезмәтләр арзанаер дип көтелә.

Дәүләт хезмәтләре бәясен физик затлар өчен генә түгел, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен дә киметәчәкләр. “Бу чара электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләре алуны популярлаштырыруга ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - дип белдергән басмага РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Козырев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International