16 ноябрь сәгать 12дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрү темасына багышлана.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.