2016 елның 17 ноябрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты башланачак.
«Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясе буенча сайлап алу турында Россиянең 15 регионы вәкилләре катнашачак. Чара 17-21 ноябрь көннәрендә узачак. Чарада шулай ук элемтә өлкәсендә 40 эксперт һәм 20 уку йортлары вәкилләре катнашачак.
Чемпионат ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, WorldSkills Russia «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясенең милли эксперты Владимир Андреев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Таттелеком” оешмасы вәкилләре катнашачак.
Чара 2016 елның 17 ноябрендә сәгать 16.00 башланачак.