Сахалин өлкәсе губернаторына ИТ-парк, ГЛОНАСС +112 системасы һәм Татарстан Республикасы инвестицион потенциалы турында сөйләделәр

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән (2016  елның 20-21 ноябре) Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко килде. Ул инде Иннополиста булып өлгергән иде. Татарстанда мәгълүмати технологияләр үсеше белән танышу нияте белән бүген ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрүендә Казан ИТ-паркында булды.

ИТ-паркта Олег Кожемяконы ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев каршы алды.

Кунакка технопарк турында, инфраструктураның төрле элементлары турында сөйләделәр. Аннары Бизнес-инкубаторда резидентлар һәм “Ачык Татарстан” системасы презентациясе үткәрделәр. Роман Шәйхетдинов ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм башка мәгълүмати системалар турында сөйләде.

Шулай ук Сахалин өлкәсе кунакларына Татарстан Республикасы инвестицион порталы үсеше турында ТР инвестицион үсеш агентлыгы Талия Минуллина тәкъдим итте.

Ахырдан кунак ГЛОНАСС+112 системасы үзәгенә булды. Система турында тәфсилләбрәк ТР мәгълүамтлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International