Сахалин губернаторы Олег Кожемяко Иннополиста булды

2016 елның 20 ноябре, якшәмбе

Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко Татарстанга сәфәре кысаларында Иннополис шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрендә булды. Сахалин өлкәсе губернаторы белән бергәТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та йөрде. Иннополис шәһерендәге Попов исемендәге технопарк, Иннополис Университеты, югары уку йортының спорт комплексы белән танышты.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис һәм IT- Университет үзенчәлекләре турында әйтеп, инновацияләр шәһәрен тәкъдим итте. Бүгенге Иннополис – ул махсус икътисади зона һәм IT-Университет, шулай ук тормыш итү, белем алу һәм хезмәт итү өчен барлык шартлар бар.

Иннополис Университеты шәһәрнең белем үзәге, биредә бүгенге заман мәгълүматлаштыру технологияләре өлкәсендә фәнни тикшерүләр алып баруга һәм белем бирүгә игътибар юнәлтелгән. Белем бирү программалары Карнеги-Меллон Университеты, Амстердам һәм Сингапур университетлары, дөньяның алдынгы университетлары белән хезмәттәшлек итүгә нигезләнеп төзелгән. 2015 елда университетка керүгә бер урынга 62 кеше дәгъва иткән. Агымдагы елда 612 студент белем ала, 2022 елга студентлар саны 5,5 мең кеше тәшкил итәр дип көтелә.

О. Кожемяко югары уку йорты аудиторияләрен, фәнни-тикшерү лабораторияләрен һәм спорт комплексын, шул исәптән йөзү бассейнын карап чыкты.

IT-Университетның киләчәккә үсеш планнары, максатлары һәм бурычлары турында югары уку йорты ректоры Александр Тормасов сөйләде. Иннополис университеты Россиянең һәм чит ил методикаларына нигезенләнгән мәгълүматлаштыру технологияләр өлкәсендә белем бирү программаларын куллануда һәм кертүдә федераль мәйдан. IT-Университет фән, мәгариф һәм бизнесның нәтиҗәле хезмәттәшлек итү урыны.

Иннополиска кадәр Казанга килүгә үк О.Кожемяко Зөя утрау-шәһәренә экскурсия кылды. Утрау тарихы, тарих объектларын һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү этаплары белән ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова таныштырды. Сахалин өлкәсе губернаторы Зөя тарихы музеенда, православие храмнарында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International