Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты башланды.
Чемпионат ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, WorldSkills Russia «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясенең милли эксперты Владимир Андреев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Таттелеком” оешмасы вәкилләре катнашты.
«Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясе буенча сайлап алу турында Россиянең 15 регионы вәкилләре катнаша. Чара 17-21 ноябрь көннәрендә узачак. Чарада шулай ук элемтә өлкәсендә 40 эксперт һәм 20 уку йортлары вәкилләре катнашачак.