Татарстан Россия регионнары арасында IT-тармак үсеше буенча лидерлыкта

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советы утырышы уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та чыгыш ясады.

Татарстан буенча мәшгульлек дәрәҗәсе 70,1 процент тәшкил итә, Идел буе федераль округында ул – 77,7, Россия буенча 66,4 проценттан гыйбарәт. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган ТР Хөкүмәте карамагындагы Икътисади советның хезмәт базары үсешенә багышланган утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. Ул "Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы процесслар белән идарә итү турындагы" доклад белән чыгыш ясады.

2016 елның гыйнвар-август айларында республикада уртача айлык хезмәт хакы 29,7 мең сум булган. Россия буенча ул – 35 мең сум, Идел буе федераль округы төбәкләрендә 25-29 мең сум, мисал өчен, Удмуртиядә – 25,7 мең сум, Пермь краенда 29,7 мең сум.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе, Россия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, түбәнрәк булып, эшкә сәләтле халыкның 3,8 процентын тәшкил итүен әйтте. Шулай да, республика башлыгы "соры" хезмәт базары буенча сораулар булуын белдерде.

Президент Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, муниципаль берәмлек башлыкларына хезмәт хакын тиешледән әзрәк түләүчеләрне ачыкларга, "соры" хезмәт базарыннан арыну юнәлешендә эшләргә күрсәтмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов бүген хезмәт базарындагы 35 мең вакансиянең яртысы төзелеш һәм җитештерү тармагына туры килгәнен белдерде. Кайбер белгечләр кирәгеннән артык, нәтиҗәдә, аларның яртысыннан азрагы гына сайлаган һөнәре буенча эшли. Моңа бәйле рәвештә, махсус урта һәм югары уку йортларына кабул итү системасында тамырдан үзгәрешләр таләп ителә, диде Президент. Ул предприятиеләрдә кайсы кадрларга ихтыяҗ бар, шуңа игътибар юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.

"Безнең алда һөнәри белем системасын республика икътисады ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртү бурычы тора. Эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруны дәвам иттерергә кирәк", – диде Президент.

Роман Шәйхетдинов докладында Татарстан IT-тармак үсеше буенча алдынгы булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, республикада шушы өлкәдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 37 мең сумны тәшкил итә, киләчәктә әкренләп тагы үсүе көтелә. Барлыгы 1629 IT-компания исәпләнә. Роман Шәйхетдинов Татарстанда 12 вуз, 22 техникум һәм көллиятнең IT-тармак өчен белгечләр әзерләвен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, чыгарылыш белгечләре эш таба алмыйча интегеп йөрми. Шулай да, проблемалар да юк түгел. Шулар арасында – белгечләрнең эш эзләп чит илгә баруы. "Бүген югарырак хезмәт хакы һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләрен күздә тотып, белгечләрнең Россиядән китеп, чит илдә эшләргә теләве күзәтелә", – диде министр.

Бүгенге утырышта уку йортларын тәмамлаучыларның квалификациясе түбән булу мәсьәләсе күтәрелгәнен искәртергә кирәк. Бу проблемага Роман Шәйхетдинов та тукталды. Әзерлек дәрәҗәсе заман таләпләренә туры килмәүчеләр бар, ди ул. Министр фикеренчә, IT-белгечләр әзерли торган вузларга белем бирү программаларына төзәтмәләр кертү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International