Бүген Мәскәүдә Федераль укыту-методик берләшмәсенең Бөтенроссия урта һөнәри мәгариф форумы башланды. Форумда берләшмәнең җитәкчеләре чыгыш ясады, өлкәнең проблемалары һәм мәсьәләләре турында фикер алышу узды. Татарстан Республикасыннан форумда ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм региональара компетенцияләр үзәгенең укыту үзәге җитәкчесе Дамира Рамазанова катнашты.