Яшел Үзәндә 7 меңенче «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» бирелде

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

 Яшел Үзәндә Россия өчен униаль булган «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» инновацион проекты гамәлгә ашырыла.  Кичә 7 меңенче бирелде.

Проект Татарстан Хөкүмәте, «Mastercard» халыкара түләү системасы һәм «Ак Барсбанкы»  ГАҖ, «Саклык банкы» ГАҖ партнёр-банклар белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Башлангыч этабында бары тик гражданнар теләкләре буенча 75 меңләп карта бирү күздә тотыла.

“Татарстан Республикасында яшәүче картасы” универсаль пластик картаның чиплы һәм “Ак Барс” банкы мультисервис карталары базасы рәвешендә эшләнгән, ягъни ул әйберләр сатып алганда карта хуҗасына MasterCard PayPass® контактсыз технологиясе ярдәмендә мизгел эчендә түләү мөмкинлеге бирә, карта хуҗасын тиңләштерү һәм электрон хезмәтләр күрсәтү өчен социаль әһәмияте бар, аның ярдәмендә транспортта барган өчен түләп була һәм шәхси мәгълүматлар теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International