Татарстан парклары һәм скверлары “Халык контроле”нә кертелде

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда “Парклар һәм скверлар” республикакүләм программасында Казанда һәм Татарстанның төрле торак пунктларында  парклар һәм скверлар яхшыртыла башлады.

Җәмәгать фикерен белү нияте белән “Халык контроле” ТР дәүләт системасына яңа категория – “Парклар һәм скверлар” - кертелде. Категориягә парклар һәм скверлардагы төрле проблемалар турында гаризәләрне, шулай ук яхшырту буенча тәкъдимнәрне җибәреп була.

Яңа категориянең кураторы итеп,  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International