Роман Шәйхетдинов ИТ-паркта Kazan Startup Weekend ачылышында катнашты

2016 елның 25 ноябре, җомга

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Kazan Startup Weekend ачылышында Татарстанда эшмәкәрләр потенциалын ачуда ярдәм итүче система булдырылды, дип белдерде. Тантаналы ачылыш бүген Казан ИТ-паркында булды.

«Бүгенге көндә Татарстанда үз стартапларын булдыру нияте булган эшмәкәрләр потенциалын ачуда ярдәм итүче система булдырылды. Бу яклап IT-парк ныклы терәк булып тора. Биредә бизнес-инкубатор, коворкинг эшли, даими тематик чаралар үтә. Шулай ук бүген Иннополисның актив эшләвен әйтеп үтәм, һәм күп кенә яңа яшь компанияләр проектлары белән киләчәктә аның резидентлары була ала. Без сезне Иннополиста көтәчәкбез», – диеп, Роман Шәйхетдинов Kazan Startup Weekend проектында катнашучыларны Иннополиска чакырды.

Kazan Startup Weekend программасы IT-паркта берничә көн дәвамында барачак. Анда хакатон Brain IT чарасы, мәктәп бизнес-проектлары - KSW Junior ярышлары, халыкара стартаплар өчен экспертиза һәм башка чаралар үтәчәк. Стартап-уикенд финалында потенциаль инвесторларга проектларны презентацияләү оештырылачак.

Искәртеп үтик, һәр елны Kazan Startup Weekend эшне яңа башлаучы һәм тәҗрибәле технологик эшмәкәрләргә, эре IТ-компанияләргә, инвесторларга һәм дәүләт органнарына хезмәттәшлектә һәм тәҗрибә алышуда ярдәм күрсәтә. Узган ел Kazan Startup Weekend Идел буе округындагы эре стартап вакыйгасы хуҗасына әйләнде. Анда 2 меңләп катнашучы булды. Бу 2014 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга артыграк иде. Ул вакытта тәкъдим ителгән 6 проект 1,07 миллион доллар инвестицияләр китерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International