Бүген Казанда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы узды. Утырышда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та чыгыш ясады.
Мәгълүм булганча, порталдагы хезмәтләр санын арттыру, аларны тагын да уңайлырак итү юнәлешендә даими эш алып барыла. Бу максатларга ел саен 17-18 миллион сум тотыла. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, ниндидер хезмәтләр өстәлгәндә, алардан файдалануның аңлаешлы булуына һәм тизлегенә игътибар бирелә. Кулланучы нибары өч «төймәгә» басып, үзенә кирәк гамәлне үтәп чыгарга тиеш. Башта билгеле бер хезмәтнең популярлыгына анализ ясала, аның электрон сыйфатта күрсәтелү ихтыяҗы өйрәнелә. Бизнес, ивестицион климат, гражданнар өчен иң мөһимнәре генә порталда урын ала.
2017 елда электрон хезмәтләр һәм сервислар саны тагын да артачак. Мисал өчен, җәмәгать судьясына дәгъва тапшыру өчен дәүләт пошлинасын түләү, аерым категорияләргә транспортта йөрү, дарулар алу, коммуналь түләүләрне башкару өчен субсидия билгеләү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү кебек яңа категорияләр кертеләчәк. Барлыгы исә бүгенге көндә порталда 240 хезмәт һәм сервис тәкъдим ителә.