ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында беренче республикакүләм ИТ-кластер форумы узды. Чарада Татарстан Республикасының төрле министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов EuroSkills 2016 чемпионаты җиңүче-призерлары, спортчылар һәм республиканың яшь активчылары белән очрашты.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында балалар бакчасы өчен түләүгә компенсацияне алыр өчен гариза бирү сервисы оптимизацияләштерелде. Моңа кадәр хезмәтне электрон рәвештә алыр өчен гаиләнең бар вәкилләре бер адрес буенча теркәлүе шарт иде. Хәзер әлеге шарт мәҗбүри түгел.

Хәзер Татарстанның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына браконьерлар турында да хәбәр итәргә мөмкин. Республика Министрлар Кабинетының гражданнар һәм дәүләт хакимияте башкарма органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында электрон бәйләнешләр турындагы 2012 елгы карарының яңа редакциясе чыгу уңаеннан, “Халык контроле” системасына тагын өч категория өстәлде.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Чараны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сату министрлыгы оештырды.

Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе Россия технопаркларының ил күләмендәге икенче рейтингын тәкъдим итте. Топ-25кә Татарстанның өч технопаркы керде. Казан IТ-паркы идарә компаниясе эшчәнлеге буенча иң яхшысы дип табылган.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган яңа маркалар сериясе чыкты. Казанда маркаларны гамәльгә кертү Кремль урамы, 8 йорт буенча урнашкан 420000 почта элемтәсе бүлегендә булачак.

Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбаары Дмитрий Вандюков ИТИСның карьералар көнендә катнашты.

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «АйТи» компанияләр төркеменең директорлар советы рәисе Таһир Ялпаров белән очрашты.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 8 декабрь, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбендә мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International