ИТ-паркта «Электрон сату мәйданнары аша товар экспорты» семинары үтте

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Чараны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сату министрлыгы оештырды.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасында җитештерелгән товарларны һәм хезмәтләрне экспортлаштыруда ярдәм күрсәтү иде. Шул исәптән Кытай халык республикасындагы Alibaba Group холдингына кергән Tmall Global сату мәйданына җиткерү һәм хезмәттәшлек итү күз алдында тотыла.

Семинарны ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков ачты. Чарада да шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасары Алмаз Хөсәенов та чыгыш ясады.

Татарстан вәкилләре сүзләреннән соң ABK China Services директоры Иван Синицын чыгыш ясады. Ул Tmall Global (Alibaba Group) мәйданынңа электрон сату каналлары буенча экспорт үсеше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International