Татарстанның өч технопаркы Россиянең иң яхшы технопарклары рәтенә керде

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе Россия технопаркларының ил күләмендәге икенче рейтингын тәкъдим итте. Топ-25кә Татарстанның өч технопаркы керде. Казан IТ-паркы идарә компаниясе эшчәнлеге буенча иң яхшысы дип табылган.

«Идея» инновацион-җитештерү технопаркы - алтынчы, ә югары технологияләр өлкәсендәге Казан IТ-паркы унынчы булды. Чаллы шәһәре «IТ-парк»ы рейтингның 13 нче баскычын яулады. Шулай ук Казан IТ-паркы идарә компаниясе эшчәнлеге буенча иң яхшысы дип табылган.

Рейтингка Россиянең 15 төбәгеннән 25 технопарк кергән. Алар 85 субъектта урнашкан 100дән артык технопарк арасыннан сайлап алынган. Бирегә югары уку йортларындагы быел гына сафка баскан, тулы мәгълүматлар тәкъдим итмәгән технопарклар кермәгән.

Топ-25кә кергән оешмаларны бәяләгәндә резидентларның инновацион активлыгы һәм икътисади эшчәнлеге, идарә компаниясе эшчәнлеге, резидентлар эш алып баруда уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә игътибар ителгән.

Рейтингны төзүчеләр Россиядә технопарклар эшчәнлегенең уңышы өч факторга нигезләнүен билгеләп үткән, алар - фәнни үзәкләргә якын булу һәм академик мохит, шәхси инвесторлар булу, төбәк хакимият органнарының икътисадны диверсификацияләүгә омтылышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International