Татарстанда браконьерлык очраклары турында "Халык контроле"нә хәбәр итәргә мөмкин

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Хәзер Татарстанның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына браконьерлар турында да хәбәр итәргә мөмкин. Республика Министрлар Кабинетының гражданнар һәм дәүләт хакимияте башкарма органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында электрон бәйләнешләр турындагы 2012 елгы карарының яңа редакциясе чыгу уңаеннан, “Халык контроле” системасына тагын өч категория өстәлде. 

Яңа хезмәтләргә килгәндә, "Халык контролендә" бранконьерлык кебек кискен проблемага каршы көрәш йөзеннән - "су биологик ресурсларын законсыз тоту”, файдалы казылмаларны законсыз үзләштерү очракларын киметү максатыннан - “су объектларында файдалы казылмаларны законсыз чыгару” һәм Татарстанда Парклар елында төзекләндерелгән парк һәм скверларны карап тоту өчен “Парклар һәм скверлар” дигән категорияләр барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International