Яңа ел алдыннан Казанда шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырган “Кыш Бабайга хат” дигән традицион хәйрия чарасы старт алды.
Декабрь ае дәвамында Казанда яшәүче һәр кеше яки башкала кунагы үзен чын Кыш Бабай дип хис итеп, чит кеше хыялын үти алачак – тормыш юлында аерым кыенлыклар кичерүче балага, аның бәйрәмнең төп әкият героена язган хатында күрсәтелгән озак көттергән бүләкне тапшыра алачак.
Үтенеч хатлары матур гадәт буенча Башкарма комитет бинасында (Кремль урамы, 3) бизәлгән чыршыга эленгән. Теләге булган һәр кешегә әлеге учреждениегә килеп, балалар хыялын чынга ашыру өчен, бер яки берничә хат алу мөмкинлеге бар. Волонтерлар махсус исемлектә хатны алган кеше турында мәгълүмат теркәп куялар, бүләк сатып алынганнан соң, аны иясенә тапшыру эше дәвам итәчәк.
Оештыручылар чарада катнашу өчен Кыш Бабай һәм Кар кызын да чакыралар. Геройлар бүләкләрне Яңа ел кичәләрендә балалар йортларында, приютларда, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырачак. Бүләкләрне Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының кабул итү бүлегенә (Петербург урамы, 70, 2 кат) дә алып килергә була. Барлык сораулар буенча түбәндәге телефон номерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 237-51-51, 89375782553 (Диләрә Солтанова).