Бүген Казан ИТ-паркында инвалид коляскасындагы кызлар арасында «Мисс мира-2013» титулын алучы, РФ Хакимияте каршындагы социаль өлкә сораулары буенча совет вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Ксения Безуглова чыгыш ясады.
ИТ-паркта Ксения Безуглова чыгышын тыңларга 130дан артык кеше җыелган иде. Шулай ук залда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде.