Татарстан делегациясе EuroSkills 2016 чемпионаты ачылышында катнашты

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә Швециядә Гетеборг шәһәрендә EuroSkills 2016 чемпионаты ачылды. Ачылышта Татарстан вәкиләре дә катнашты, алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәс социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар.

 Ярышларда Европаның 30 иленнән 25 яшькәчә 500 студент катнашты. Россиядән ярышка 18 төбәктән көллият, техникум һәм училищеларда белем алучы барлыгы 43 студент барды. 

Әйтергә кирәк,  “Мобиль робототехника” номинациясендә катнашкан егетләр Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов - Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумы студентлары.

Россия командасы Европа күләмендәге бу төр ярышларда беренче тапкыр 2014 елда Франциядә оештырылганда катнашкан иде. 2018 елда шундый ук чемпионат Венгриядә, аннан соң тагын ике елдан Австриядә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International