6 декабрь Иннополис Университеты һәм Мәскәү политехник университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм Мәскәү политехник университеты ректоры Андрей Николаенко имзалады. Имзалау ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында булды.
Килешү кысаларында мәълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә профессиональ стандартлар булдыру, югары квалификацияле кадрлар әзерләү күз алдында тотыла.