6 ел дәвамында ТР дәүләт хезмәтләр контакт-үзәге һәр көнне республика яшәүчеләренә дәүләт хезмәтләр алу буенча консультацион ярдәм күрсәтә. Ай саен контакт-үзәк хезмәткәрләре уртача 40 мең мөрәҗәгать кабул итә.
Исегезгә төшерәбез, контакт-үзәккә 8(843) 5-114-115 телефон номеры аша яисә Twitter челтәре (аккаунт @eTatarstan) аша, яисә Порталдагы кире элемтә формасы аша мөрәҗәгать итеп була.