Татарстан делегациясе «Россиянең милли квалификацияләр системасы» Бөтенроссия форумында катнашты

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә икенче тапкыр «Россиянең милли квалификацияләр системасы» Бөтенроссия форумы уза. Форум эшчәнлегендә РФ хөкүмәт вәкилләре катнаша.

Татарстаннан форум эшчәнлегенә “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Юрий Багров катнаша.

Форум кысаларында Татьяна Камалетдинова Татарстан Республикасында ИТ- белгечләр әзерләүдә индустрия һәм мәгариф эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International