ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Hh.ru белән бизнес-коммуникацияләр һәм уртак эш өчен платформаны эшләүче МТС Линкның уртак тикшеренү нәтиҗәләре буенча Россиядә «читтщн торып эшләү» һәм гибрид эш режимы белән вакансияләр өлеше арта. «Гибрид» буенча лидерлар — Мәскәү (5,4%) һәм Санкт-Петербург (2,7%), Татарстан 10 нчы урында (1,0%). Шул ук вакытта 2023 елда Татарстанда читтән торып эшләүчеләр өчен вакансияләр өлеше ике ел элек булган күрсәткечкә (6,6%) әйләнеп кайтты диярлек, гәрчә бу чорда Россия буенча ул уртача 5,7% тан 6,7% ка кадәр арткан булса да.


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бу атнада Әлмәттә «Phygital Almet» региональ проекты кысаларында фиджитал ярышлар узачак. Әлмәт шәһәренең Инженерлык лицее мәйданчыгында укучылар һәм студентлар 6 дисциплинада ярышачак, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора.

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «2023 елның 9 аенда эш йомгаклары: дәүләт хезмәтләре һәм сервислары» темасына ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе узды. Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илья Начвин чыгыш ясады.

Лаборатория тест режимында эшли башлый, Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркта урнашкан һәм беренче совет ялганны белүче детекторны уйлап табучы, Казанда туган Александр Лурия хөрмәтенә аталган.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Н. Чернышенко йөкләмәсе буенча 30-31 октябрьдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк территориясендә «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрларны әзерләү» форумы узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин, РФ Мәгариф министрлыгының Урта һөнәри белем һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Марина Иннокентьевна Софронова, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министры Айрат Ринат улы Хәйруллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнашылар. 


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда VK-ның «Цифрлы дәресе» бөтенроссия белем бирү проектының яңа этабы уза. Бүген «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» форумы кысаларында «Мессенджерлар» темасына ачык дәрес узды.

МТС, цифрлы экосистема,  «Поколение М» онлайн-платформасында цифрлы мода буенча бөтенроссия белем бирү программасын башлап җибәрде. Кыска вакыт эчендә Татарстан яшүсмерләре цифрлы кием дизайнерының төп күнекмәләренә өйрәнәчәк, 3D-модельләштерү технологияләрен үзләштерәчәк һәм МТС ясалма интеллекты ярдәмендә нейросетьтә төрле дизайн элементларын ничек булдырырга икәнен беләчәк. Уку нәтиҗәләре буенча укучылар үзләренең виртуаль мода коллекциясен булдырачак, ә иң яхшы эшләр популяр мода бренды белән коллаборациядә чыгарылачак.


30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында ясалма интеллект өлкәсендәге проектлар турында фикер алышу мәйданчыгы эшли башлады, анда гражданнар һәм ясалма интеллект бергәләп ЯИ өлкәсендәге инициативалар турында фикер алышачак. Проект Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев җитәкчелегендә эшләнде.

Татарстанда VK-ның «Цифрлы дәресе» Бөтенроссия белем бирү проектының яңа этабы уза. 31 октябрьдә 12:00 сәгатьтә «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» форумы кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Учи.ру платформасы кураторы Артем Алексеев һәм VK һөнәри юнәлеш бирү һәм мәгърифәтчелек проектлары җитәкчесе Алена Штабина катнашында «Мессенджерлар» темасына ачык дәрес узачак. Дәресне трансляцияләүне ВКонтактеда «Цифрлы дәрес» җәмгыятендә һәркем карый ала.

1 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта "2023 елның 9 аендагы эш йомгаклары: дәүләт хезмәтләре һәм сервислары" темасына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International