Конкурс компьютер белеме алган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге (50+) гражданнар арасында үткәрелә. Конкурс Россиянең социаль фонды һәм «Ростелеком» ГАҖ тарафыннан оештырыла. Регионнарда Оператор - өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча ил мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруның координация үзәге.
Хәзерге вакытта конкурска Татарстан Республикасыннан 169 эш килгән. Конкурс эшләре 2024 елның 24 октябренә кадәр кабул ителә, ә конкурска нәтиҗәләрне 2024 елның декабрендә ясау планлаштырыла. Барлык эшләр сайтта урнаштырылган: azbukainterneta.ru.
Конкурс йомгаклары буенча компьютер грамоталылыгына өйрәтү темасында пенсионерлар белән аеруча актив эшләүче төбәкләр билгеләнә. Конкурста әлеге номинация компьютер грамоталылыгына өйрәтү хезмәтен кулланучылар белән кире элемтә буларак кертелде.
Конкурста катнашучыларның 80% тан артыгы хатын-кызлар. Катнашучыларның уртача яше - 64 яшь. Иң өлкән яшьтәге катнашучыларга 93 яшь - Отставнова Лариса Ивановна һәм Ризованова Миңнасия Ризаэтдин кызы, икесе дә Татарстан Республикасыннан. Катнашучыларның 44% - югары белемле. 68% курсларда компьютер грамоталылыгын үзләштергән. Эшләрнең 79% ы кече шәһәрләр һәм авыл территорияләреннән.
Конкурста катнашырга чакырабыз! Конкурс эшләре 2024 елның 24 октябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс дистанцион рәвештә үткәрелә.Катнашу өчен түбәндәге сайтта гариза формасын тутырырга кирәк: azbukainterneta.ru/konkurs, конкурс эшен – номинацияләренә туры китереп эссе (тарих) һәм эш авторы сурәте төшерелгән ике фотосурәтне кушырга кирәк.