МТС Мәскәү-Казан М-12 автотрассасында элемтә инфраструктурасын төзүне төгәлләде

2024 елның 23 июле, сишәмбе

МТС, цифрлы экосистема, М-12 «Восток» федераль автотрассасында 810 километр озынлыктагы тизйөрешле автомагистральне мобиль элемтә белән каплауны тәэмин итеп, үз телеком-инфраструктурасын төзүне һәм көйләүне төгәлләде.

Тугыз ай дәвамында компания Россиянең биш төбәге: Татарстан Республикасы һәм Чувашия, Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре аша уза торган юлның аерым участокларында элемтә инфраструктурасын этаплап эшләтеп җибәрде.

Шушы көннәрдә МТС LTE 1800 стандартындагы 177 база станциясенең калган берничәсен тоташтырды, алар машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны җөйсез тавыш элемтәсе һәм тизйөрешле мобиль интернет белән автомагистральнең үзе буйлап да, шулай ук АЗС, машина кую урыннары, ял итү зоналары, кафе һәм кибетләр урнашкан күпфункцияле сервис зоналары территорияләрендә дә тәэмин итә.

"М-12 яңа трассада элемтә инфраструктурасын Татарстанда беренчеләрдән булып эшләтеп җибәрделәр. Кыш көне М-12 федераль трассасының республика территориясе аша уза торган җитмеш километрлык участогында яңа база станцияләре һәм МТСның өстәмә телеком-җиһазлары эшли башлады", - дип сөйләде Татарстанда МТС директоры Марат Кабанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International