Бүген Казан ИТ-паркында Россия Почтасы көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, «Россия Почтасы» АҖнең Идел макрорегионы директоры Андрей Попов һәм башкалар катнашты.