ИТ белгечләрне хәрби хезмәттән кичектерүгә гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

ИТ өлкәсе белгечләре Дәүләт хезмәтләре порталы аша хәрби хезмәткә көзге чакырылыштан кичектерү алуга гариза бирә ала. Гаризаларны кабул итү 6 августта тәмамлана.

Эш белән тәэмин итүче мәгълүматларны үзенең шәхси кабинетында тикшерергә һәм расларга, ә аннары аларны 11 августка кадәр Цифрлы үсеш министрлыгына җибәрергә тиеш. Компания шулай ук хезмәткәрләрне кичектерү өчен исемлеккә мөстәкыйль кертә ала.

Исемлекләргә керү шартлары:
- Россия гражданнары 
- ир-ат
- 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр
- хезмәт договоры буенча нормаль эш көне дәвамлылыгында эшләүчеләр
- исемлектә каралган югары белемле белгеч булу (https://gu-st.ru/content/mail/manual.pdf)
- аккредитация узган компанияләрдә хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге ел дәвамында кимендә 11 ай эшләгәннәр. Шул ук вакытта компания 2024 елның 11 августына кадәр аккредитацияләнергә тиеш

Стажга таләпләр, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, бер ел эчендә эшкә урнашканнарга кагылмый.

Цифрлы үсеш министрлыгы Оборона министрлыгына мәгълүматны 31 августка кадәр тапшырачак. Кичектерү турында карар комиссия тарафыннан 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International