«УРАМ» экстрим-паркында «Цифровиада» фестивалендә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре ИТ-компанияләре вәкилләре җыелачак

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

«Цифровиада» - Татарстан Республикасы ИТ-компанияләре хезмәткәрләре өчен спорт ярышлары фестивале. Быел чара 17 августта «УРАМ» экстрим-паркында узачак. Программада командалы һәм индивидуаль спорт төрләре буенча ярышлар, балалар өчен активлык зоналары һәм мастер-класслар, оештыручылар һәм партнерлар призлары белән спорт квесты, тамашачылар өчен интерактив мәйданчыклар һәм җанатарлар өчен конкурслар булачак.

Спорт өлешендә компанияләрдән 18 яшьтән өлкәнрәк мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче яисә аның белән чиктәш булган хезмәткәрләр катнаша ала. 

Ярышлар спортның берничә төрендә уздырыла:

Команда зачеты:

  • Баскетбол 3х3-команда составында 3 тән алып 4 кә кадәр уенчы (3 төп һәм 1 запас)
  • Мини-футбол-команда составында 5тән алып 8 уенчыга кадәр (5 төп һәм 3 запас)
  • Пляж волейболы-команда составында 2 уенчы

Индивидуаль зачет:

  • Шахматлар
  • Өстәл теннисы

Командалы спорт төрләрендә командада катнашучылар бер компаниядә хезмәткәр булырга тиеш. Катнашуга ир-атлар һәм хатын-кызлар составындагы командалар кабул ителә, катнаш состав командаларының катнашуы каралмаган.

Катнашуга гаризаны сайтта 2024 елның 7 августына кадәр бирергә мөмкин. 

Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International