ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында яшәүчеләргә дистанцион электрон тавыш бирү системасын гомумроссия тикшерү тестларында катнашуга гаризаларны бирүнең соңгы көне.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Петербург урамындагы Казан ИТ-паркында «Коррупцияне профилактикалау караллары буларак икътисадның цифрлы трансформациясе һәм цифрлы рубль» темасына ачык лекция узды. Лекция Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан коррупциягә каршы тору чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Цифрлы технологияләр булдыру, цифрлы хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары турында. Законнар белән тәэмин итү" дигән темага матбугат конференциясе узды. Анда «ИТ-парк» ДАУ директоры Руслан Власов, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, комитет әгъзасы Марат Галиев катнаштылар. 


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, россиялеләрнең нинди музыка сайлауларын өйрәнде. МТС Музыка аналитиклары ачыклаганча,Татарстанда һәм Идел буенда көн саен музыка тыңлаучылар өлеше башка федераль округларга караганда югарырак (40%). Бары Ерак Көнчыгыш федераль округында гына артык (57%). Идел буенда сораштыруда катнашучыларның 16 проценты көн саен подкастлар тыңлый, ә 19 проценты мондый форматны бөтенләй кулланмый. Сораштырылган татарстанлыларның өчтән бер өлешеннән артыгы ял итәргә теләгәндә музыканы кабызалар. Моның өчен 64% сайланган көйләр исемлегенә мөрәҗәгать итә, ә 48% ясалма интеллектка ышана һәм тәкъдим ителгән җырлар тыңлый. Яраткан жанрлар арасында - Россия поп-музыкасы, аны респондентларның яртысы диярлек сайлый.


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» проектына теркәлү 1 декабрьдә 23:59 сәгатькә кадәр озайтылды. Бу «Партнерлык кейсы» юнәлешендә катнашучыларның күпсанлы үтенечләре нигезендә хәл ителде.

2023 елның 17-18 ноябрендә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта сәгать 10:00 Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы ярдәме белән криптоиндустриягә һәм блокчейн технологияләргә багышланган III KAZAN CRYPTOFORUM узачак.

Цифрлы чемпионнар мәктәбе - «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында цифрлы технологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы технологик стартаплар өчен Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының интенсивы.


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

4 һәм 6 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү хөрмәтенә, РТРСның Казан телебашнясында Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагы сурәтләнгән архитектура-сәнгатьле яктыртуның бәйрәм сценарие эшлиячәк.


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркында  Россия стартаплар атналыгы узачак. Бу бөтен Россиядән стартаперларны, урта һәм эре ИТ-бизнес вәкилләрен ИТ-берләшмәгә берләштерү өчен чаралар сериясе. Федераль партнерлар белән бергә резидентлар һәм ИТ-парк командасы, ИТ-берләшмә вәкилләре һәм эшмәкәрләр төрле форматларда һәм аудиторияләрдә стартапларга инвестицияләр бирү, бизнес һәм технологик трендлар өчен актуаль булган чишелешләр мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Татарстанның Минзәлә районы Хуҗамәт авылы халкы мобиль интернет-активлык рейтингында дүртенче урынны алды. Һәр Мегафон абоненты ай саен уртача үз смартфонында 120 ГБ онлайн-трафик куллана. Бу күрсәткеч Идел буе төбәкләрендәге кечкенә торак пунктлар өчен гадәттәгедән 5 тапкыр югарырак, дип билгеләп үттеләр оператор аналитиклары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International