Казанда КОДлы яллар үтте

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Сбер һәм ИТ-парк оештырган Technoid Hackathon яшь программа эшләүчеләре командаларын һәм төбәкнең эре компанияләрен, җәмгыятебезнең мөһим бурычларын хәл итү өчен, берләштерде.

Бу сезонда Хакатонның бурычы - шәһәр гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту, Казан шәһәренең икътисади нәтиҗәлелеген һәм инновацион мөмкинлекләрен арттыру өчен файдалы, социаль әһәмиятле продуктлар һәм сервислар булдыру.

Катнашучыларга бурычларны «Таграс» холдингы, Казан федераль университеты, «Яңа планета» АВА-үзәге, ИТ-парк ИТ-академиясе билгели.

Оештыручыларга йөзгә якын гариза килгән, ләкин иң яхшы 10 команда гына финалга үткән, ул 21 нче мәктәптә узган.

Катнашучыларны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International